Район тарихы

 

Район үзәге: Урыссу (Урыссу)

Мәйданы: 760,57 кв.км

Халык саны: 21,427 мең кеше

 Муниципаль район башлыгы:

Адресы: 423950, Татарстан Республикасы, Ютазы районы, шт Урыссу бистәсе, Пушкин урамы, 38 нче йорт

Тел.: (85593) 2-80-13; факс: (85593) 2-62-20

Тел.: E-mail: Совет: adm.jutaza@tatar.ruadm_jutaza@mail.ru

Башкарма комитет: jutaza@tatar.ru  

           

                                               

Районның тасвирламасы 

  Ютазы районы   Республиканың көньяк- көнчыгышында  урнашкан. Ул Башкортстан  Республикасы, Татарстан Республикасының Баулы, Бөгелмә, Азнакай районнары белән чикләшә.

  Районның мәйданы - 760,57 кв.км, шул исәптән авыл хуҗалыгына караган җирләр мәйданы - 609,37 кв.км. Халык саны 21427 кеше тәшкил итә. Район үзәге мәйданы - 631 га - 6,3 кв.км, халкы – 10562 кеше тәшкил итә.
Ютазы районының төп үзәге - шәһәр тибындагы Урыссу бистәсе. Республиканың көньяк- көнчыгышында Башкортстан Республикасы чигендә Ык елгасының сул як ярында урнашкан. Районнан Ульяновск-Уфа-Урыссу тимер юлы уза. Район 1991 нче елны Баулы районыннан аерылып чыгып оеша.

Сәнәгать һәм инфраструктура

Район күптөрле файдалы казалмалар белән хпрактерлана. Беренче чиратта, нефть, табигый газ, комлы чуерташ катнашмасы балчык чыгарыла.       Районда машиналар төзү, электроэнергетика,  төзелеш материаллары,  химия сәнәгате үсеш алган.  Шәһәр тибындагы Урыссуэшчеләрбистәсендәтүбәндәгесәнәгатьоешмалары бар:

“ТГК УрыссуГРЭС”ы ЯАҖ,  ЯАҖ “Урыссу химия заводы”, ААҖ “Урыссу электромеханика заводы”, ААҖ “Электросоединитель”, ҖЧҖ “Урыссу рудасыз материаллар оешмасы”, ҖЧҖ “Бетон+”, ҖЧҖ “Стройинвестплюс", тимер юл.

 Ютазы районы териториясендә  “Әпсәләм төзелеш конструкцияләре һәм материаллары комбинаты” ҖЧҖ, “Ютазы элеваторы” ААҖ, “Алабакүл кирпеч заводы” ҖЧҖ, “Әбсәләм – Волма” ААҖ  урнашкан. Район оешмаларында электр тоташтыргычлар, трансформатор подстанциияләр, химик реагентлар,  тимер бетон, кирпеч җитештерелә. Электр һәм җылылык энергиясе,рудасыз материаллар чыгарыла.

    Ютазы муниципаль районы  автомобиль юллары челтәре озынлыгы 248,76 км. тәшкил итә. Районда юлларга  “Юлчы” ҖЧҖ хезмәт күрсәтә, Урыссуда бу хезмәтне  “ Урыссу төзекләндерү һәм яшелләндерү  оешмасы”  МУП башкара.

   Капиталь ремонт программасы нигезендә 2013 нче елда 7 күп фатирлы йортка ремонт ясалган. 2014 нче ел планына тагын 12 йортка ремонт ясау каралган.  2013 нче ел дәвамында  махсус оешмаларның үз  көчләр белән эшкәртелгән һәм каралган:

-          шәһәр тибындагы Урыссу   бистәсен  җылылык белән тәэмин итү схемасы(2013 нче елның 82 нче номерлы шәһәр тибындагы Урыссу бистәсе Башкарма комитеты карары);
- шәһәр тибындагы Урыссу бистәсен  су белән тәэмин итү  схемасы  (2014 нче елның 1 нче номерлы шәһәр тибындагы Урыссу бистәсе Башкарма комитеты карары);
-  Ютазы муниципаль районы авыл җирлекләрен санитар чистартуның генераль схемасы (2013 нче елның 711 нче номерлы Ютазы муниципаль районы Башкарма комитеты карары).

Авыл хуҗалыгы


Ютазы районында авыл хуҗалыгына караган җирләр мәйданы  52690 га тәшкил итә шул исәптән басу мәйданы  38829 га тәшкил итә. Районда авыл хуҗалыгы җитештерү сәнәгате белән 9 эре һәм урта авыл хуҗалыгы оешмалары, 147 дән артык фермерлык хуҗалыклары шөгыльләнә.  Алар артыннан 52 мең га авыл хуҗалыгы җирләре, 12800 баш эре мөгезле терлек  беркетелгән.
     Чәчүгә каралган җирнең  50 %   бодайлы культураларга бирелгән. 2011 нче  54,3 мең тоннабодай җыелган.  Җирнең    уңдырышлылыгы  28,1 ц/га тәшкил итә. 2012 нче  37 мең тонна бодай җыелган.  Җирнең    уңдырышлылыгы  21,5 ц/га тәшкил итә.    Районда игелә торган төп культуралар – бодай, арыш, арпа, солы, карабодай, борчак. Төп терлекчелек тармаклары – ит-сөт малчылыгы.  Даими эшләп килүче авыл хуҗалыгы оешмаларына ҖЧҖ “Нур-Агро”, “Тукай исм.” ҖЧҖ,  "Набиуллин И.М "  КФХ., "Вафауллин А.А."  КФХ, "Чулпан" ҖЧҖ, "Урал"КФХ,  "Алма-Ата"КФХ,  "Таң" ҖЧҖ. 
            Кошчылык, балыкчылык, сарыкчылык белән шөгыльләнүче фермерлар барлыкка килә.
  2010 нчы елдан      Татарстан Республикасында  “Гаилә фермалары” программасы эшли башлый. 23 гаилә фермасы барлыкка килә, аларның тугызы югары технологияле җиһазлар белән тәэмин ителә. 10 гаилә фермасы ТР авыл хуҗалыгы Министерствосыннан акчалата ярдәм ала.    Районда авыл хуҗалыкларын кирәкле җиһазлар белән тәэмин итү программасы эшләнә. Моның өчен 82 млн. сум акча каралган. Бүгенге көндә бу акчага тракторлар, чәчү комплекслары,“Нью Холланд” җир эшкәртү җиһазлары алына.
            2012 нче елны 4 авыл хуҗалыгы оешмаларында заманча сөт саву җиһазлары урнаштырыла. 2013 нче елны ремонттан соң тагын 3 сөт фермасы сафка баса. Анда да югары технологияле җиһазлар урнаштырыла.

               2013 нче елны эре торак  пунктларда (Бәйрәкә, Иске Каразирек, Кәрәкәшле) сөт суыткыч җиһазлар урнаштырылган, халыктан сөт җыю оештырылган.

    Районда 70 тән артык кеше ачык һәм ябык ткплица хуҗалыгы белән шөгыльләнәләр. Аларның мәйданы 14 га тәшкил итә.         


                                                                                                                        Мәгариф системасы

 

ТР  Ютазы муниципаль районында 21 балалар бакчасы( 1113 бала), 17 мәктәп (2132 бала), балалар иҗаты үзәге (646 бала) бар ;
  Районда татар телен өйрәнүгә зур роль бирелә. 10 татар балалар бакчасы бар. Анда 26% (278) татар балалары тәрбияләнә.
    Ютазы районында татар телендә укытыла торган 7 мәктәп  бар. Анда 509 бала белем ала.   Район үзәгендә Урыссу гимназиясе   бар. Әлеге гимназиядә 210 бала белем ала.Ел саен Ютазы гомуми урта белем бирү мәктәбендә татар телендә укытыла торган татар сыйныфы ачыла.
    Мәктәпләрдә  1498 татар баласы укый. Дәүләт телләре тигез күләмдә өйрәнелә.
Район мәктәпләрендә 459  кеше хезмәт күрсәтә, шулар арасыннан  педагогик хезмәткәрләр – 272 кеше, укытучылар- 244. Квалификацион категорияле хезмәткәрләр саны 192  кеше тәшкил итә  (70,5 %).  Алар арасыннан  югары категорияле – 27,  беренче категорияле – 130 кеше, икенче категорияле – 35 укытучы бар. 219 укытучы (80,5%) югары белемгә ия.
    Балалар бакчасында  305 кеше хезмәт күрсәтә. Алар арасыннан  педагогик хезмәткәрләр – 135, тәрбиячеләр – 114 кеше тәшкил итә.
      Квалификацион категорияле хезмәткәрләр    саны 59 кеше тәшкил итә(51,7 % ).  Алар арасыннан югары категорияле  – 2, беренче категорияле - 37, икенче категорияле – 20 педагог бар.  37 тәрбияче (32 %) югары белемгә ия.

  Республика программасы нигезендә,  3 нче санлы Урыссу гомуми урта белем бирү мәктәбе, Иске Урыссугомуми урта белем бирү мәктәбе, Подгорный төп гомуми белем бирү мәктәпләренә 18 млн. сумга капиталь ремонт ясалды.  Урыссу гимназиясенең фасадын ремонтлау эшләре үтте. Шулай ук 3 нче санлы Урыссу балалар бакчасының җылылык системасына капиталь ремонт ъткщрелде.  Бәйрәкә гомуми урта белем бирү мәктәбенең ашханәсе реконструкцияләнде. 2  нче санлы Урыссу балалар бакчасының түбәсе алыштырылды. 1,5 нче санлы Урыссу балалар бакчасында тәрәзәләр алыштырылды.  1 нче санлы Урыссу балалар бакчасы барак тибындагы бинадан капиталь ремонт үткән, иркен бинага күчте.

   Республика бюджетыннан бүленгән 3 млн. сумга Кәрәкәшле, Ютазы, Бәйрәкә, Каразирек мәктәпләренә җылы туалетлар Зурнаштыру эше алып барыла.
     2013 нче елны 4 мәктәптә видеокүзәтү урнаштыруга район бюджетыннан  296 мең бүленеп бирелде. Белем бирү учреждениеләрендәянгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен 2013 нче елны  1 млн. 300 мең. сум бүленә
    Республика бюджеты чараларына  1 нче санлы Урыссу балалар бакчасының яңа бинасында сигнализацияләр урнаштырыла.

    Соңгы 3 ел эчендә район җитәкчеләре ярдәмендә белем бирү учреждениеләрендә күп төрле эшләр үткәрелде: түбәләр алыштырылды, канализация системасы, суүткәргечләр, җылылык системасы ремонтланды. Шулай ук идәннәр, тәрәзәлә  алыштырылды, запас чыгу юллары монтажланды.  Соңгы 3 ел эчендә мәгариф системасына бүленгән акчалар саны 100  млн. сум тәшкил итә.
   Мәгариф системасының төп бурычы булып уку сыйфатын күтәрү тора.
   2012 -2013 нче уку елында БДИ 11 фәннән үтә. 119 укучы БДИ формасында имтиханнар тапшыра.
   Нәтиҗәләр күрсәткәнчә, рус теле, математика, физика, химия, биология, тарих, инглиз теле, җәмгыять белеме фәннәреннән урта балл күтәрелгән.
23 чыгарылыш сыйныф укучылары физика, химия, рус теле, тарих, җәмгыять белеме, инглиз теле, математика фәннәреннән  яхшы нәтиҗәләр күрсәтәләр (80 баллдан югарырак).
2013 нче елны 3 нче санлы Урыссу гомуми урта белем бирү мәктәбе укучысы Хәйруллин Ирек физика фәненнән 100 балл җыя. Укытучысы - Бакирова Гөлзәрия Рәхмәтулла кызы, югары категорияле педагог.

  9 нчы сыйныфта дәүләт йомгак аттестациясе 10 фәннән үтте.Рус теле, математика барлык укучылар өчен дә, калганнары укучылар сайлавы буенча. Математика, физика, информатика,  биология,   тарих, география, инглиз теле, җәмгыять белеме фәннәреннән нәтиҗәләр, алдагы ел белән чагыштырганда, яхшырак.

   10 нчы сыйныфта  яңа профильләр ачыла:

-         Ютазы мәктәбендә физика-математика профиле;

-         Каразирекмәктәбендә химия – биология профиле;

-         Иске Урыссу, Бәйрәкә мәктәпләрендә  – агротехнология профиле. 
Инновацион эшчәнлек Урыссу гимназиясе базасында алып барыла.
Рус мәктәбендә татар сыйныфлары ачу эксперименталь эшчәнлеге Ютазы мәктәбендә алып барыла.

3 нче санлы Урыссу мәктәбе электрон белем бирү системасында компетенция үзәге булып тора.(2011 -1 кеше, 2012 -5,2013 -8).



Мәдәният

    Ютазы районында “Район мәдәният йорты” МБУ , авыл җирлекләрендә урнашкан аның  21 филиалы эшләп килә.  Шулай ук “Үзәкләштерелгән китапханә системасы”, авыл җирлекләрендә урнашкан аның 19 филиалы эшләп килә.
           “Район мәдәният йорты” нда халыкка    кино, видео күрсәтү хезмәте башкарыла. Халыкка нәфис фильмнар, балалар бакчасы, мәкәтәп укучыларына  мультфильмнар, фильмнар карау оештырыла..     
“Мәдәният бүлеге” МКУ үз алдына түбәндәге бурычларны куя

- халык иҗаты, үзешчән сәнгать эшчәнлеген үстерү;

- мәдәният, сәнгать, кинематография учреждениеләрен югары квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү;

- мәдәният, сәнгать, кинематография учреждениеләренең районның иҗтимагый һәм мәдәни тормышындагы роле;

-  мәдәният учреждениеләренең материаль – техник базасын ныгыту;
- мәдәният учреждениеләренең  халык  традицияләрен,  йолаларын, гореф – гадәтләрен халык арасында пропагандалау өстендә эшләү;
- район территориясендә  концер-театраль эшчәнлекне оештыру;
-  клуб, китапханә эшчәнлеген оештыру.
    “Авыл клубы” Республика программасы нигезендә  Әбсәләм, Каразирек авылларында мәдәният йортлары төзелә.  Кече Урыссу авылында  фундамент  салына.
“Сударушка”, “Ютазы йолдызлары” ансамбльләре Республика,  Бөтенрәсәй, Халыкара конкурсларда катнашып тора.

   2013 нче елны мөһим вакыйгалар булып түбәндәгеләр торды:
- Ютазы районында Универсиада – 2013 утын каршылау;
- авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек алдынгыларының район слеты;

-         инвалид – спортсменнарның Республикакүләм автопробегы;
-  Вәлиевләр гаиләсенең  Республикакүләм    “Нечкәбил -2013” фестиваль – бәйгеесендә катнашуы.  Гөлчәчәк   Вәлиева   “Шат күңелле Нечкәбил” номинациясендә җиңүгә ирешә. 
    Мәдәният учреждениеләрендә “Халык” исемен йөрткән 5 коллектив эшләп килә. Алар арасында “Истоки” рус хоры әлеге     исемне быел ала.

     2013 нче елны районның иҗади коллективлары 20 конкурс –фестивальләрдә катнашты һәм 12 призлы урын алды.

   2014 нче ел Мәдәният елы дип игълан  ителде. Шуның белән бәйле Азнакай, Сарман районнарына концерт белән чыгу күздә тотыла.  Үткәреләчәк чаралар, фестивальләр, концертлар санын арттыру күздә тотыла.  Алда “Атказанган мәдәният хезмәткәре” исеменә кандидатлар әзерләү эше тора. Шулай ук “Экспромнт” халык инструментлары ансамбленә “Халык”,  “Сударушка” рус җыры ансамбленә “Үрнәк” исемен бирүгә әзерлек эше алып барыла.

 


 

Сәламәтлек саклау

    Районда  халыкка дәвалау – профилактика  ярдәмен   “Урыссу үзәк хастаханә”се, 2 врачлык амбулатория, 17 ФАП күрсәтә.  Тәүлек дәвамында  эшләп килүче 100 урынга исәпләнгән  стационар бар.
   Хастаханәдә 20 урынга исәпләнгән 3 профиль буенча (терапия, неврология и гинекология ) көндезге  стационар эшләп килә.
    Поликлиника 1 сменага 300 кешене кабул итә ала. 15 белгечлек буенча кабул итү бара.

    Бәйрәкә врачлык амбулаториясе 1 сменага 50 кешене кабул итә ала. Бер табиб эшләп килә. Амбулаториядә 5 урынга исәпләнгән     көндезге  стационар эшләп килә.

    Ютазы врачлык амбулаториясе 1 сменага   30 кешене кабул итә ала. Өч табиб эшләп килә. Амбулаториядә 5 урынга исәпләнгән     көндезге  стационар эшләп килә.

  Районда 3 - “ТР атказанган табибы” , 1- “ТР атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре” эшләп килә.

      Кадрларның яшь составы түбәндәгечә билгеләнә: 23% - 40 яшькә кадәр, 31% — 50 яшькә кадәр, 46 % - 50 яшьтән өстә.

  Яшь составын исәпкә алып, район администрациясе чыгарылыш сыйныф укучыларын КДМУ укырга җибәрү буенча эш алып бара. “Крыссу үзәк хастаханә” администрациясе медицина эшчеләренең белем дәрәҗәсен күтәрү өстендә эш алып бара. 2013 нче елны  КДМА 11 табиб белемен күтәрде. Квалификацияне күтәрү курсларында 41 медицина хезмәткәрләре  белемен күтәрде.
   Йөрәк авырулы кешеләргә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән Республика  программасын үтәү уңай динамика бирде, авырулар саны кимеде.
   Республика программасы нигезендә 1992, 1989, 1986, 1983, 1980, 1977, 1974, 1971, 1968, 1965, 1962, 1960, 1957, 1954, 1951, 1948, 1945, 1941, 1938, 1935, 1932, 1929, 1926 елларны туган район халкы диспансеризация  үтте.  2013 нче елны  Ютазы районында 2 (Алма – Ата, Алабакүл авыллары)  ФАП ачылды. Район бюджеты чараларына Әбсәләм авылында  яңа  мәдәният йорты белән бер бинада урнаштырылган ФАП төзелә.

 



Физик культура һәм спорт

    Районда төрле категориядәге гражданнарны спортка тарту  аша,  халыкны сәламәтләндерү буенча зур эшләр алып барыла.

   Алкоголизм, наркоманиягә каршы көрәш, сәламәт яшәү образы күнекмәләрен формалаштыруда эшләп килүче “Атлант” яшүсмерләр клубы, “Олимп”  балалар спорт мәктәбенең роле зур. 
Спорт корылмаларының барлык   кешегә  дә  йөрү мөмкинлеген булдыру буенча эш алып барыла. Урыссу бистәсенең 1 – 7 нче сыйныф укучылары атнага бер мәртәбә “Олимп” спорт –сәламәтләндерү    комплексында йөзү  белән шөгыльләнә. 

   Хөррият авылында  чаңгы базасы урнашкан       Шулай ук Ютазы авылында “Кымыз –тау”   чаңгы – спорт базасы эшләп килә. “Энергия” стадионы район, республика күләмендә үткән ярышларны үзенә кабул итә.Кышкы вакытты тимераяк, җөйге вакытта велосипедны прокатка алу мөмкинлеге бар.
“Атлант” яшүсмерләр клубы, “Олимп”  балалар спорт мәктәбе уңышлы эшләп килә.  Грек –рим көрәше, гер күтәрү, бокс, чаңгы ярышлары буенча район командасы Республика, Рәсәй күләмендә призлы урыннар алып киләләр. Узган ел районның спорт командалары 71 ярышта катнашып,  32 призлы урын яулады. Бөтенрәсәй, халыкара масштабта 20 спортсмен катнашып, 6 призлы урын яуланды.
  Ай саен “Олимп”  балалар спорт мәктәбенә    1500 кеше йөри. Спорт белән шөгыльләнүчеләр саны 31,1% тәшкил итә.
   Урыссу бистәсенең “Кояшлы”  микрорайонында, Кәрәкәшле авылында  универсаль спорт мәйданы  төзү башланды.  2014 нче елны  Ютазы, Дим – Тамак авылларында, Урыссу бистәсендә  дә спорт корылмалары төзү каралган.

 

Соңгы яңарту: 25 апрель 2018, 15:43

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования