ЯҢАЛЫКЛАР


17
сентябрь 2019 ел.
сишәмбе

Бәйрәкәтамак авылында яшәүче хезмәт ветераннары - Нәкыя Мөхәммәт кызы Кадыровага – 90, Хәлимә Халик кызы Идиятуллина 95 яшь тулды.

Бөек Ватан сугышы елларында япон самурайларына каршы көрәшкән Хөснулла Галимулла улы Галимуллинга 15 сентябрьдә 92 яшь тулды. Ефрейтор Галимуллин үз йорты бусагасын атлап кергән кунакларны чын солдатларга гына хас төз гәүдәсенә күп санлы орден һәм медальләр белән бизәлгән кителен киеп каршы алды.


16
сентябрь 2019 ел.
дүшәмбе

14 сентябрь көнне Менделеевск районының "Ижминводы" санаториенда хатын-кыз матурлыгына һәм ана булу күркәмлегенә багышланган республика конкурсының зональ туры узды.

Ютазы мәктәбе базасында район мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре узган уку елына тагын бер кат нәтиҗә ясады, 2019-2020 уку елына бурычлар билгеләде.

Кәрәкәшле мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Һәр һөнәр мактаулы” дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында очрашу уздырган.

Район күләмендә велосипед спортын яратучылар чираттагы тапкыр үз хәзерлекләрен сынады.


13
сентябрь 2019 ел.
җомга

13 сентябрь көнне «Урман атнасы – 2019» акциясе кысаларында Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Урыссудагы 2 санлы урта мәктәпнең 2 нче сыйныф укучылары өчен "Урманнарны саклап, байлыкны саклыйбыз» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде.

Алмашынучан болытлы һава. Төнлә явым-төшемсез, көндез һәм кич урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен. Көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 6-11 метр, көндез һәм кич урыны белән көчәйгәндә 17 метрга кадәр. Минималь һава температурасы төнлә +8..+13º. Көндез максималь һава температурасы +21..+26º.

13 сентябрь көнне Үзәк китапханәнең уку залында авыл китапханәләре хезмәткәрләре белән "Эш семинары" үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования