Ютазы муниципаль районы

Ютазы районында алда торган ягу сезонына тулы хәзерлек бара

12.09.2017

Район торак фондын 2017-2018 елгы ягу сезонына хәзерләү  мониторингы мәгълүматлары буенча, 208 торак йортның бүгенге көнгә 196ы әзер.

Урыссу электр станциясе эшен туктату сәбәпле, район үзәгендә  күп фатирлы 142 йорт, шәхси секторда 250 өй җылысыз һәм кайнар сусыз калды. Атна башына булган мәгълүматларга караганда, халыктан 3265 гариза, шуларның  2972се Газлаштыру фонды аша керсә, 293 кеше мөстәкыйль рәвештә гариза биргән.

- Агымдагы елда сигез чакрым магистраль газ үткәргече  салынды, фасад газ үткәрү торбаларын проектлаштыру һәм монтажлау буенча эш тәмамланды. Бүгенге көнгә Газлаштыру фонды программасы буенча 2802 газ кертү җайланмасы ясалды, 2843 казан куелды, нәтиҗәдә 2320 фатир тулысы белән шәхси җылыту системасына тоташтырылды. 54 фатир хуҗасы шәхси җылыту системасына мөстәкыйль рәвештә күчте, 40 торакта бу юнәлештә эш дәвам итә, ә менә 72 фатир хуҗасы нинди дә булса карар кабул итүне әле дә булса суза, - дип белдерде район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илгиз Мортазин.

Социаль-мәдәни объектларны ягу сезонына хәзерләү максатында 16 блоклы-модульле котельный, җиде объектта ике контурлы казан урнаштырылды.

Районда барлыгы 10 торак пунктны су белән тәэмин итүче “Уруссу-Водоканал” җәмгыяте алда торган кышка тулысы белән әзер, дип хәбәр иттеләр инфраструктура үсеше бүлегендә. Әлеге предприятие 10 торак пунктны су белән тәэмин итә.  Агымдагы елда аның көче белән 3,5 чакрым челтәр салынган, 71 кое корылган, йортларга 36 су кертү  җайланмасы куелган. Хәзерге вакытта Аксакүл су алу коесын үзгәртеп кору буенча чаралар күрү дәвам итә. Биредә 2,4 чакрым сү линиясе алмаштырылган, өч скважина тергезелгән.

Мәктәп, балалар бакчаларын, мәдәният йортларын җылылык белән тәэмин итүче “Теплосервис” предприятиесе булган 37 котельныйны тулысы белән ягу сезонына хәзерли алган. Шулай ук 3,8 чакрым җылылык челтәре әзерләнгән. 






Copyright © 2003-2017
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования