Район мәдәният йорты фоейсында Урыссу бистәсе халкы Иске Яңка елны бәйрәм итте.
Алар “Мин сине очраттым” вальс кичәсендә очрашты. Тынлы уен кораллары оркестрына кушылып, аеруча да актив тормыш рәвеше алып баручы өлкән буын кешеләре зур канәгатьлек хисе белән вальс әйләнде. Ә тышта, чагыштырмача салкын кич булуга карамастан, аларны күңелле флешмоб һәм дискотека көтте.
.