Авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә

7 октябрь 2018 ел., якшәмбе

Шимбә көнне район мәдәният йорты мәйданында чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырылды.

Җирле хуҗалыкларның һәм фермерларның сыер итен тәкъдим итүләреннән тыш, бу юлы сатуда хәтта куян ите һәм балык та бар иде. Урыссулылар шулай ук Бөгелмәнең сыйфатлы сөт продукциясен, район шәхси ярдәмче хуҗалыкларының яшелчәләрен сатып алу мөмкинлегенә ия булдылар. Кәрәкәшле җирлеге сатуга бөртек һәм фураж алып килгән иде, район кулланучылар җәмгыяте дә, гадәттәгечә, тауарларын юнь бәягә тәкъдим итте. Мәгариф учреждениеләре ярминкәгә кышка әзерләнгән яшелчә, кайнар чәй һәм камыр ризыклары тәкъдим итте, ә район артистлары концерт белән чыгыш ясады. Социаль яклау бүлеге ике ялгыз өлкән яшьтәге граждан өчен азык-төлек җыю буенча хәйрия акциясе оештырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования