Имин булмаган гаиләләрнең тормыш шартлары тикшерелгән

2018 елның 10 октябре, чәршәмбе

Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия, хокук саклау органнары һәм янгын сүндерү часте белгечләре, халыкны социаль яклау бүлеге вәкилләре һәм авыл җирлекләре башлыклары составындагы комиссия балигълык яшенә җитмәгән балалары булган имин түгел гаиләләрдә тикшерү үткәрде.

Атна дәвамында авыл җирлекләре башлыклары мөрәҗәгате буенча комиссия әгъзалары ике тикшерү уздырган, алар барышында Әбсәләм авылындагы бер гаиләдә, шулай ук Ютазы һәм Кәрәкәшле авылларында берничә гаиләдә булганнар. Җылыту сезоны башлану белән бәйле, беренче чиратта төп игътибар җылыту системасының төзеклегенә юнәлтелгән. Күпчелек тикшерелгән гаиләләрнең тораклары мич ягып җылытыла. Аларның икесендә, салкыннарга карамастан, табигый газга күчү тәмамланмаган. Балаларның ата-аналары белән янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмәләр үткәрелгән. Ике йортка, бүлмәдә төтен чыкканда, янгын турында сигнал бирә торган махсус автоном җайланмалар куелган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International