Ютазы районы ветераннары район башлыгы белән очрашты

2018 елның 11 октябре, пәнҗешәмбе

Район ветераннар оешмалары рәисләре район башлыгы Рөстәм Нуриев белән түгәрәк өстәл артында очраштылар.

Чәй табыны артында авыл җирлекләре, бистә, район предприятиеләре ветераннар оешмалары рәисләре Рөстәм Мидхәт улы белән үзләрен борчыган проблемалар турында фикер алыштылар. Рәисләрне дулкынландырган сораулар арасында ашыгыч ярдәм, ФАПлар эше, автобус хәрәкәте мәсьләләләре дә бар иде. Ветераннарны шулай ук музей булмау, урам яктыртылышы һәм кайбер урамнарда тротуарларның таушалганлыгы борчый икән, кайберәүләрнең бильярд клубына йөрергә теләкләре бар. Актуаль мәсьәләләрне район башлыгы контрольгә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International