Җиң сызганып эшләгәндә генә, уңыш була

2018 елның 12 октябре, җомга

Фермер Гөлназ Четвертакова терлек симертү белән шөгыльләнә. Үз эшен ул унике ел элек унике үгез һәм алты баш дуңгыздан башлап җибәргән була, бүгенгесе көндә аның фермасында өч йөз баш эре мөгезле терлек һәм атлар бар.

Ул вакытта, аның сүзләре буенча, терлекләрнең баш санын йөз терлеккә җиткерү хыялы булган, ә хәзер аларның саны элеккегедән өч тапкыр күбрәк. Тик ул моның белән генә тукталып калмыйча, терлекләрнең баш санын тагын да арттыру турында уйлый. "Әгәр элек ирем белән кара-кучкыл сөт токымлы үгезләр генә ашатсак, быел тагын йөз баш итле яшь терлек дә сатып алдык», - дип аңлата ферма хуҗабикәсе, тыныч кына печән чәйнәп торган аерым бер  характерлы экстерьерлы бозауларын күрсәтеп.

Тагын әле Четвертаковлар урында ук ат симертү белән шөгыльләнеп карарга булганнар, моның өчен аларны Кукмара районыннан кайтарганнар. Маллар инде күзгә күренеп үскәннәр, әмма кыш башланганчы тагын да үсәчәк. Атлар әлегә үгезләр белән бер территориядә урнашкан, әмма вакыт узу белән фермер аларны күптән түгел генә сатып алган Дим-Тамак авылына күчерергә ниятли. 

Фермер хуҗалыгын үстерүгә соңгы елларда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итү буенча төрле программаларда катнашу ярдәм итте. Алынган грантлар фермерга мөгезле эре терлек, йөк машинасы сатып алырга, биналарны реконструкцияләүдә зур ярдәм була. “Мондый программалар безнең өчен бик зур ярдәм булып тора", - ди Гөлназ. Әлеге ярдәм аркасында Четвертаковларның ел саен үз хуҗалыгын тагын да яхшырту мөмкинлеге бар. Узган ел алар яшел азык кыш көне кар астында ятмасын һәм сыйфатын югалтмасын өчен печәнлек төзегән булса,  күптән түгел яңа трактор сатып ала алганнар.

Әлбәттә, мондый зур эштә проблемаларсыз да булмый. Маллар күбрәк булган саен, аңа азык да күбрәк кирәк. Фермерның әлегә үз җирләре 150 гектар гына, бу аның барлык терлекләрен симертү өчен җитәрлек түгел. Кызганычка каршы, янәшәдә генә җир алу мөмкин түгел, ди Гөлназ, ә ерак алырга ярамый – беренчедән, транспорт йөртү чыгымы арта, икенчедән, берничә урынга бүленү, шулай ук, авырга туры килә.

“Әмма терлекләрне үстерү – бу әле ярты эш кенә, иң мөһиме – аларны уңышлы сату", - дип йомгак ясый Гөлназ. Аның фермасыннан итне Чаллы шәһәренә озаталар. 650 килограмм авырлыктагы үгезләрен терлек сую цехлары алып китә. Озакламый фермерның Октябрьский шәһәрендә үз кибетен ачу да планлаштырыла. Нигә Урыссуда түгел, дигән сорауга ул болай дип аңлата: «Урыссуда сатып алучы аз. Биредә халык саны зур түгел һәм шуңа күрә, биредә, бер-ике сатучы да җитә дип уйлыйм".

Кыскасы, фермерның эше җайга салынып кына калмыйча, өскә таба да үрмәли. Фермер үз үрнәгендә нинди дә булса нәтиҗәләргә ирешү өчен тырышып хезмәт куярга кирәк, дип саный. Мондый хуҗалыкны, чыннан да, ун ел эчендә күп көч куеп, үзенең нәрсә теләгәнен белгән, үз куллары белән тырышкан кешеләр генә үстерә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International