“Безнең Крапивин” дигән әңгәмә уздырылды

2018 елның 12 октябре, җомга

12 октябрь көнне Урысудагы 2 санлы мәктәптә 4 нче сыйныф укучылары өчен хәзерге вакытта иҗат итүче Россия балалар язучысы Владислав Петрович Крапивинның тормышы һәм иҗатына багышланган «Безнең Крапивин» дип аталган әдәби әңгәмә үткәрелде.

Чара язучының биографиясе һәм иҗаты белән танышудан башланды. Балалар китапханәсе мөдире Юлия Агафонова, балаларга Владислав Крапивинның исеме бөтен кешегә дә яхшы таныш булуы һәм аның китаплары бүгенге көнгә кадәр китапханә киштәләрендә лаеклы урын алып торуы турында сөйләде.

Аның искиткеч кызыклы әсәрләрен китап укучыларның бер буыны гына йотлыгып укымый. Язучының барлык әсәрләре дә балалар турында һәм балалар өчен язылган. Крапивин геройлары - диңгез, йолдызлар, юллар һәм батырлык кылу турында хыялланучы романтиклар, гаделлек өчен көрәшүчеләр һәм алар үсмер малайларның ихлас һәм какшамас дуслыгына ышана. Крапивин аларның кайгыларын һәм шатлыкларын, өметләрен һәм ничек өметсезлеккә бирелүләрен тоя. Шулай ук Владислав Крапивин шигырьләр дә яза, аларның берсе белән балалар чарада танышты, укучы Агата Соловьева бөтен сыйныфка «Кораблик»шигырен укып күрсәтте.

Чараны алып баручы, язучы турында әңгәмәне дәвам итеп, укучыларга язучының сугыштан соңгы авыр һәм ачлыкта-ялангачлыкта узган балачагы, аның китаплар уку белән мавыгуы, диңгез, җилкәнле кораблар, сәяхәтләр турында хыяллануы һәм Свердловски шәһәрендә " Каравеллы» балалар җилкән флотилиясен ничек туплавы турында сөйләде. «Каравелла» отряды журналистлык, диңгез эше һәм фехтование белән шөгыльләнеп, иҗади тормыш белән яшәргә омтучыларны берләштерә. "Каравелла» отряды тормышы турында балаларга видео ролик күрсәтелде. Чара дәвамында язучы турында сөйләү видео презентация һәм китап күргәзмәсенә күзәтү белән үрелеп барды.

Чара "Валькины паруса» фильмыннан фрагмент күрсәтү белән тәмамланды. Фильм балаларны шулкадәр кызыксындырды ки, алар алып баручыларга, өйләренә кайткач, һичшиксез, әлеге фильмны тулысынча караячаклары турында әйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International