Ютазы районында осталыкта шоферлар ярышты

2018 елның 19 октябре, җомга

Бүген район предприятиеләре шоферлары арасында машина йөртү осталыгы конкурсы булды .

Катнашучылар өч номинациядә ярышты. Аларга конкурсның өч этабын үтәргә кирәк булды: юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү, табибка кадәр ярдәм күрсәтү һәм машина йөртү.

"Иң яхшы йөк автотранспортын йөртүче-2018" номинациясендә бистә һәм район предприятиеләренең 9 шоферы катнашты. Урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 урын - Ильвир Мөхәммәтшинда ("Пакер" ФПФ ҖЧҖ), 2 урында - Дмитрий Тришин ("Электросоединитель" АҖ), 3 урынга Флюр Ибраһимов лаек булды ("Теплосервис"МУП).

"Иң яхшы пассажир автотранспортын йөртүче-2018" исемен яулау өчен дүрт машина йөртүче көрәште. "БЭЧ РЭЧ" челтәр компаниясеннән Сергей Лексин җиңүче булды, икенче урында - "Электросоединитель"дән Рафаил Кәримов, өченче урынга Урыссу үзәк район хастаханәсеннән Рузил Зарипов чыкты.

Махсус техниканы иң яхшы йөртүче дип Илшат Газизуллин танылды (“БЭЧ РЭЧ” челтәр компаниясе), икенче урында - Фәнис Кәлимуллин (Әпсәләм комбинаты), өченче урынны Нәфис Җиһаншин ("Урыссу төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча предприятиесе" МУП) алды.

Барлык призлы урыннарны яулаучыларны да котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International