Район авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре сатуга тагын да ит, яшелчә, бал һәм башка азык-төлек тәкъдим иттеләр. Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан район артистлары сатып алучылар өчен концерт куйды.
Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге апрель аенда Бөек Ватан сугышында катнашкан 194 ветеранга Җиңү көненә ел саен бирелә торган 10 ар мең сум күләмендә акча түләде.
2023 елда Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге ким дигәндә 37 ел хезмәт стажы туплаган хатын-кызларга һәм кимендә 42 ел эш стажы булган ир-атларга 1500дән артык пенсия билгеләде.