Халыкара әниләр көненә багышланган концерт

2018 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе

28 ноябрь көнне район мәдәният йортында артистлар һәм иҗат коллективлары тарафыннан бәйрәм концерты оештырылды.

Зал тамашачылар белән тулы иде. Алып баручылар бәйрәмгә җыелган әниләрне һәм әбиләрне җылы сүзләр белән сәламләделәр. Алар залда яхшы кәеф һәм мәрхәмәтлелек мохиты тудыра алды.

Котлау сүзләре белән Ютазы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Пройдакова чыгыш ясады.

Бәйрәм бик күңелле үтте. Артистлар искиткеч матур концерт бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International