Чыгарылыш сыйныф укучыларының аграр профильле югары уку йортлары вәкилләре белән очрашулары узды

2018 елның 3 декабре, дүшәмбе

2018 елның 30 ноябрендә Урыссу гимназиясендә чыгарылыш сыйныф укучыларының аграр профильле югары уку йортлары (КДВМА, КДАУ) вәкилләре белән очрашулары узды. Укучылар алдында ТР Ютазы муниципаль районының авыл хуҗалыгы Идарәсе белгечләре, шулай ук авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре, крестьян (фермерлык) хуҗалыклары башлыклары чыгыш ясады.

Югары уку йортлары вәкилләре презентацияләр һәм видеоматериаллар тәкъдим итте. Укучылар яшь белгечләр өчен дәүләт ярдәме программасы, авыл җирендә яшәүче гражданнарның торак шартларын яхшырту буенча чаралар белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International