Районда «Ел укытучысы – 2019» конкурсы старт алды

2018 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Урыссу гимназиясе базасында «Ел укытучысы – 2019» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабының беренче туры узды.

Конкурсантлар белән танышканнан соң, алар ачык дәресләр үткәрделәр. Дәресләр барышында бәйгедә катнашучылар жюрига үзләренең укыту ысулларын күрсәттеләр. Бүген тугыз укытучы ачык дәрес үткәрде. Иртәгә гимназиядә конкурсның икенче этабы узачак, анда тагын алты укытучы үз эшләрен тәкъдим итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International