Хөрмәтле Ютазы районы халкы!

2018 елның 8 декабре, шимбә

12 декабрьдә «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Ютазы районы җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итү бүлмәсендә Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне узачак. Белгечләр консультациясен түбәндәге кабул итү графигы буенча ала аласыз:

Пенсия фонды белгече И. С. Абдуллина - 8 сәгатьтән 9 сәгать 30 минутка кадәр;

суд приставы Г. Г. Һадиева - 9 сәгать 30 минуттан 11 сәгатькә кадәр;

нотариус Г. Н. Сәйфуллина - 11 сәгатьтән 12 сәгать 30 минутка кадәр;

«ТР Техник инвентарьлаштыру бюросы» АҖ җитәкчесе А. Р. Шуть -12сәгать 30 минуттан 14: 00 сәгатькә кадәр;

адвокат Р. Ф. Сәлмәнов - 14.00 сәгатьтән 15.30 сәгатькә кадәр.

Сезне түбәндәге адрес буенча көтәбез: Урыссу урамы, 60 йорт, район мәдәният йорты/ «Бердәм Россия» партиясенең Ютазы районы җирле бүлекчәсенең җәмәгать кабул итү бүлмәсе.

Алдан язылу - 2-88-43 телефоны буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International