Урыссудагы 2 санлы мәктәп укучылары ТР Дәүләт Советында булып кайтты

2019 елның 20 гыйнвары, якшәмбе

Танышу конференцзалда “Законнар кайда туа” фильмын караудан башланды. Утырышлар залында, башка илләр делегацияләре вәкилләре белән очрашулар залында да булдылар. Музей экспонатлары белән таныштылар. Китапханәдә китаплар бүләк иттеләр. Якташыбыз, танылган рәссам Камил Ибраһимов күргәзмәсен карадылар. ТР Дәүләт Советына сәфәрне оештырганнары өчен Ютазы муниипаль районы башлыгы Р.М. Нуриевка, Ютазы муниипаль районы Советына һәм Башкарма комитетына рәхмәт белдерәбез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International