Башкарма комитет җитәкчесе “Электросоединитель” коллективы белән очрашты

2019 елның 21 гыйнвары, дүшәмбе

Хезмәт коллективлары белән традицион очрашулар кысаларында район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина «Электросоединитель " заводы хезмәтчәннәре белән очрашты.

Светлана Самонина яңа предприятиеләрне, урау юлны, су әзерләү станциясен, техникумны файдалануга тапшыру сроклары турында аңлатмалар бирде, Солнечный микрорайонын алга таба үстерү һәм үзара салым акчаларын файдалану планнары мәсьәләләренә кагылды. Завод хезмәткәрләрен фатирларда газ анализаторларының сәбәпсез эшли башлавы, газ казаннарының куркынычсызлыгы кебек, нигездә, көнкүрештә барлыкка килә торган проблемалар кызыксындырды. Күтәрелгән барлык сораулар контрольгә алынды. Очрашу ахырында завод коллективы салым хезмәте белгеченең үзмәшгуль гражданнарның эшчәнлеген легальләштерү турындагы мәгълүматын тыңлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International