«Су – тылсымлы сүз»

2019 елның 22 марты, җомга

21 март көнне коррекцион интернат-мәктәптә, үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан "Су - тылсымлы сүз!" дип аталган экологик сәгать уздырылды.

Бу көнне китапханә хезмәткәрләре балаларны су ресурсларының экологик проблемалары белән таныштырдылар. Укучылар мәгълүматны тулырак кабул итсен өчен суның үзенчәлекләре, аның өч төрле хәле, табигатьтә суның әйләнеше һәм аның яшәү өчен әһәмияте турында сөйләүче презентация кулланылды. Шулай ук суның бөтен тереклек өчен әһәмияте турында "Суны саклагыз» дигән видеоролик күрсәтелде.

Чара барышында укучылар «Сораулар шарлавыгы" интеллектуаль уенында актив катнаштылар, табышмаклар чиштеләр, мәкальләр исләренә төшерделәр, су турында шигырьләр укыдылар. Гидрология өлкәсендә белемнәрне тирәнәйтү өчен хезмәткәрләр тарафыннан «Су - яшәү чыганагы» дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде, анда «Су дөньясы», «Су серләре» дип аталган китаплар, «Җир һәм су» дип аталган зур энциклопедия һәм башка китаплар тәкъдим ителде.

Чара «Су " дип исемләнгән танып-белү мультфильмын карау белән тәмамланды.

22 март - Бөтендөнья су ресурслары көне дип игълан ителгән. Һәм бу көн җирдә су күп булу сәбәпле түгел, ә аны, барыннан да бигрәк, саклау таләп ителгән өчен билгеләп үтелә. Моның белән килешеп, укучылар нәтиҗә ясадылар: сусыз планетада бөтен тереклек үләчәк. Шуңа күрә суны рациональ кулланырга һәм саклаганда аның чисталыгы турында кайгыртырга кирәк. Ул бит безнең байлыгыбыз гына түгел. Су - тормышның үзе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International