Киңәйтелгән утырыш үткәрелде

2019 елның 23 апреле, сишәмбе

Ютазы муниципаль районы башлыгының чираттагы атналык киңәшмәсендә бүлек һәм хезмәт җитәкчеләре белән агымдагы елга төзелеш-ремонт эшләре планы каралды.

Доклад белән район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Равил Шәрипов чыгыш ясады. Ул йортлар ремонтланачак адресларны атады: Яшьләр тыкрыгы, 2, А. Шамкин урамы, 46, Козин урамы, 33, М. Җәлил урамы, 2б, 3, Пионер урамы, 14, 9, Шагыйрь Сирин урамы, 37, Пушкин урамы, 72, Тукай урамы, 23а, 23в, 2а, Урыссу урамы, 17. Шулай ук Урыссудагы 3 санлы балалар бакчасына капиталь ремонт башланган, Бәйрәкәтамак авылында 50 урынлык күп функцияле үзәк, Подгорный бистәсендә ФАП, Акбаш, Кече Урыссу авылларында һәм Урыссу бистәсендә өч универсаль спорт мәйданчыгы төзү планлаштырыла.

Яз һәм Хезмәт бәйрәменә һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган бәйрәм чараларын уздыру турында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Джанна Волкова сөйләде.

Урыссу үзәк район хастаханәсенең табиб–фтизиатры Евгений Гаранин соңгы өч елда районда туберкулезга каршы хезмәтнең эшенә анализ ясады һәм бу авыруны кисәтү чаралары турында сөйләде.

Оператив киңәшмәдә яңа җитәкчеләр тәкъдим ителде: Акбаш авыл җирлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы вазыйфасына Ләйсән Синагатуллина билгеләнгән, Димтамак авыл җирлеге башлыгы вазифасына - Илгиз Сәлахов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International