Тукай безнең күңелләрдә

2019 елның 24 апреле, чәршәмбе

Кәрәкәшле туган як тарихын өйрәнү музеенда, мәктәп китапханәсе белән берлектә, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулуга багышланган, “Тукай безнең күңелләрдә” дип аталган кичә оештырылды. Кичәдә катнашкан Кәрәкәшле мәктәбе укучылары Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат юлына сәяхәт ясадылар, бу көнгә кадәр билгеле булмаган кызыклы фактлар белән таныштылар. Шулай ук алар игътибарына Тукай шигырьләреннән һәм поэмаларыннан иллюстрацияләр, шагыйрьнең китаплары тәкъдим ителде. Чара ахырында балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, иң актив укучылар тәмле призларга лаек булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International