Ютазы районы халкы батырларын онытмый

2019 елның 10 мае, җомга

Бөтен ил халкы белән беррәттән Ютазы районы халкы, күп санлы кунаклар Бөек Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итте.

Тантаналы иртә Үлемсез полк йөреше белән башланды. Акция кысаларында район башлыгы Рөстәм Нуриев, җитәкчеләр, предприятие һәм оешма хезмәткәрләре, укучылар - меңләгән кеше кулларына Бөек Ватан сугышы каһарманнарының фотосурәтләрен тотып, Урыссу урамы буйлап, Мемориаль комплекска, Мәңгелек ут янына юл алды.

Бөек Ватан сугышы корбаннары исемнәрен үзенең таш стеналарында мәңгеләштергән Мемориаль комплекста быел тагын бер истәлек ташы артты – тумышы белән Бәйрәкәтамак авылыннан булган Бөек Ватан сугышы Герое Фатыйх Зариф улы Шәрипов хөрмәтенә тантаналы шартларда бюст ачылды.

Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган парадны уку алдынгылары – фән олимпиадаларында җиңү яулаган мәктәп укучылары әйдәде. Хәрби парад белән Баулы шәһәре һәм Баулы, Ютазы районнары буенча гражданнарны хәрби хезмәткә хәзерләү һәм чакырту бүлеге начальнигы Марат Гарифуллин командовать итте. Район предприятиеләре эшчеләреннән төзелгән җәяүле, диңгез флоты гаскәрләре узды. Парадны “Төзекләндерү” предприятиесе көче белән үзгәртеп ясалган совет-бронялы десант машинасы җитәкләгән техника колоннасы дәвам итте.

Митингның рәсми өлеше мәйданга Җиңү флагын яшьармиячеләр алып керүе белән башланды. Котлау сүзе белән район башлыгы Рөстәм Нуриев, ТР Инвестицион-венчур фонды директоры урынбасары Фәнис Хәкимуллин чыкты. Бөек Ватан сугышы корбанары истәлегенә бер минутлык тынлык игълан ителде. Район хезмәт коллективлары, иҗтимагый оешма вәкилләре Мәңгелек ут, фронтта җиде улын югалткан Җинан Хафизова һәйкәленә тере чәчәкләр һәм гирляндалар куелды. Өч катлы коралдан ату тавышы яңгырагач, аяз күккә ак шарлар күтәрелде.

Җиңү бәйрәмен күңел ачу чаралары дәвам итте. Мәдәният йорты алдындагы мәйданда концерт, кыр кухнясы, чәй табыннары корылган чатырлар, сәүдә нокталары, балалар өчен уен төрләре – болар барысы да кояш балкыган тыныч күк астында тормышның никадәр матур һәм бай булуын тагын бер кат дәлилләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International