“Минем дусларым – журналлар”

14 май 2019 ел., сишәмбе

Күзаллауны киңәйтү һәм вакытлы матбугат белән таныштыру максатында, 14 май көнне Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре яшь китап укучылар янына - 6 санлы балалар бакчасына кунакка юл тотты, үзләре белән балалар журналларын да алдылар. Алар Журналия иленә сәяхәтне «Минем дусларым – журналлар» шигаре астында үткәрделәр. Китапханәчеләр сөйләвеннән балалар журналларның вакытлы матбугат дип аталуын белделәр. Балалар китапханә алдыра торган балалар журналлары, әлеге журнал битләрендә яшәүче геройлар белән таныштылар. Аллы-гөлле төсләрдәге рәсемнәр белән бизәлгән басмалар нәни китап укучыларның игътибарын җәлеп итте, ә кызыклы мәкаләләр кызыксыну уятты. Вакытлы басмаларның киң даирәсе һәр балага үз зәвыгы буенча журнал сайларга мөмкинлек бирде, табигать яратучыларны "Винни" һәм "Тошка" журналлары кызыксындырды, күп белергә теләүчеләрне "Глобус", "Классный" журналлары үзенә җәлеп итте, ә булачак уйлап табучылар һәм иҗатчылар, ашыга-ашыга «Ежик», «Колобок», «Сабантуй» кебек журналларны кулларына алды. Чара табышмакларга җавап табу һәм истәлеккә күмәк фотога төшү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования