Ютазы районында – хатын-кызлар форумы

15 май 2019 ел., чәршәмбе

Бүген Урыссу гимназиясе базасында V район хатын-кызлар форумы узды.

Форум эшендә җирле хатын – кызлар оешмаларының иң актив вәкилләре һәм мөхтәрәм кунаклар - район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина, «Татарстан хатын-кызлары» Региональ иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары Гүзәлия Әхмәдиева, Казан федераль университетының Алабуга институты директоры Елена Мерзон, «Сөембикә» журналының баш мөхәррире урынбасары Гөлнур Сафиуллина, Урыссу үзәк район хастаханәсенең баш табибы Светлана Шакирова, мәгариф ветераны Роза Садыйкова, күп балалы ана - Гөлнара Свищева катнашты. Район хатын-кызлар оешмасы рәисе Наилә Хөснетдинова форумда катнашучыларга җирле хатын-кызлар советлары тарафыннан үткәрелә торган чаралар һәм акцияләр, районның танылган хатын-кызлары турында сөйләде. Кунаклар заман туташ һәм ханымнары турында үз күзаллаулары белән уртаклаштылар. Тырыш хезмәтләре һәм югары һөнәрманлыклары өчен районның берничә вәкиленә район башлыгының мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырылды. Форум барышында төрле мастер-класслар үткәрелде.

Күбрәк фото:http: //yutazy.ru / photo/forum-zhenshchin-v-yutazinskom-rayone сайтында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования