13 майда Ютазы мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә Бөек Ватан сугышы чорында тыл хезмәтчәннәре, тылда татар халкының каһарманлыгы, әби-бабаларыбызның Җиңүгә керткән өлеше турында яшүсмерләр белән әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмәдән соң «Безнең полководецлар Бөек Ватан сугышында" дигән викторина уздырылды. Җиңүчеләр татлы призга – кәнфиткә лаек булды. Чарада 15 кеше катнашты.