15 майда А.С. Пушкин әсәрләре буенча театральләштерелгән инсценировкаларның муниципаль конкурсы узды

16 май 2019 ел., пәнҗешәмбе

Конкурс бөек шагыйрьнең тууына 220 ел тулуга багышланган иде. Бәйге мәгариф учреждениеләренең 1-4 сыйныф һәм 5-8 сыйныф укучылары арасында үткәрелде. "Барышня-крестьянка", "Сказка о попе и работнике его Балде", "Дубровский" - болар әле укучылар сәхнәләштергән әсәрләрнең тулы исемлеге түгел. Балалар үз рольләрен бик яхшы башкардылар, бөтен зал геройларга кушылып кайгырды һәм шатланды.

Искиткеч костюмнар, оригиналь декорацияләр, кызыклы режиссер эше һәр тамашага "энҗе бөртеге" өстәде. 1- 4 сыйныф укучылары арасында конкурста Ютазы мәктәбе коллективы җиңүче дип табылды, 5-8 сыйныф укучылары арасында - Кече Урыссу мәктәбе беренче урынны яулады. Бәйгедә катнашучыларның барысына да дипломнар - 6 июньдә, бөек шагыйрьнең туган көнендә тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования