«ТАССРның 100 еллыгына”

21 май 2019 ел., сишәмбе

Татарстан АССРы оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү чаралары кысаларында, 21 майда, Үзәк китапханә хезмәткәрләре Урыссудагы 3 санлы мәктәпнең 8 сыйныф укучылары өчен «ТАССРга 100 ел» мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Әлеге чараның максаты: укучыларда гражданлык-патриотик хисләр тәрбияләү, аларның Татарстанның тарихы һәм мәдәни традицияләре турындагы белемнәрен киңәйтү. ТАССРның оешуы - безнең республика дәүләтчелеге формалашу тарихында мөһим этап. Яшь республика бик катлаулы шартларда барлыкка килә. Укучыларга боларның барысы турында да бәян иттеләр. Шулай ук ТР Дәүләт символларын искә төшерделәр. Аннан соң балалар “Знатоки Татарстана” интеллектуаль уенында катнаштылар, анда викторина сораулары «Гомуми белемнәр өлкәсе», «Татарстан тарихы», «Тел белеме һәм әдәбият», «Сәнгать», «География, биология, химия», «Милли традицияләр” дип исемләнгән 6 блокка бүленгән иде. Балалар барлык биремнәрне уңышлы үтәделәр һәм үз Республикалары турында шактый мәгълүматлы булуларын күрсәттеләр.

Укучылар игътибарына "ТАССР оешуга 100 ел” китап күргәзмәсе әзерләнде. Анда ТАССРның барлыкка килү тарихы һәм республиканың хәзерге “йөзе” белән бәйле материаллар тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования