Барлык һөнәрләр дә яхшы – ошаганын сайла

2019 елның 22 мае, чәршәмбе

Нарасый булачак һөнәренә беренче адымнарын балачактан ясый. Нәкъ менә шул вакытта доктор, пешекче, сатучы, шофер кебек үз тирәсендә булган һөнәрләрне сабый үзендә сынап карарга була.

Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен һөнәрләр елына багышланган библиопрограмма әзерләгәннәр һәм «Минем хыялым .... булырга» дигән иҗат сәгате үткәрделәр. Балалар китапханәсе мөдире Юлия Агафонова белән берлектә балалар һөнәрләр тарихына зур сәяхәт ясады. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар күп төрле һөнәрләр һәм аларның кешеләр өчен әһәмияте турында белде, һөнәрләрнең кирәклегә һәм кирәкмәгәнгә, начар һәм яхшыга бүленмәве, аларның барысы да әһәмиятле булуы, һәм һәр кешегә файда китерүе турында белде. Әңгәмә барышында балалар нинди һөнәр сайларга теләүләре турында уртаклаштылар һәм бу белгечлеккә ия булу өчен кешедә нинди сыйфатлар булырга тиешлеген санадылар . Кечкенәләр үзләренең һөнәрләр турында белемнәрен «Һөнәрне әйт», «Табышмактагы һөнәрне тап» кебек уеннарда һәм конкурсларда катнашып ныгыттылар. Шулай ук костюмлы сюжетлы-рольле уенда һәр бала «Юл-патруль хезмәте хезмәткәре һәм таксист», «Табиб янында», «Ашханә пешекчесе», «Сатучы һәм сатып алучы», «Чәчтарашчы һәм клиент» дип аталган кечкенә генә сценарий уйнап, һәр һөнәрнең роленә керә алды.

Әлеге чарада балалар Үзәк балалар китапханәсендә булган әлеге тема буенча китаплар белән таныштырды – оештырылган китап күргәзмәсе “Любимую книгу листая, профессию мы выбираем” дип аталган иде. Сәяхәт, бергәләп Маша һәм Аю катнашында “Кем булырга?” дип аталган мультфильмны карау белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International