Игътибар – балалар!

2019 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

Районның барлык мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә «Игътибар, балалар!" дип аталган җәйге каникуллар башлануга багышланган киң масштаблы акция уза.

Балалар бакчаларында «Юл грамотасы», «Юл белән дус бул", Юл әлифбасы" танып белү дәресләрендә укучылар кагыйдәләрнең барлыкка килү тарихы турында беләләр. Уен формасында балалар урам һәм юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнәләр, ныгыталар һәм кабатлыйлар .

Бүген 6 санлы балалар бакчасы базасында балалар белән «Школа веселого светофорика» дигән чара узды, анда балалар юл йөрү билгеләрен уен формасында кабатладылар, ничек юл аркылы дөрес чыгарга икәнлекне белделәр, командаларга бүленеп ярыштылар.

Урыссудагы 3 санлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр "Без юлларда куркынычсызлык өчен» дип аталган акция үткәрделәр. ЮХИДИ инспекторы белән бергә малайлар һәм кызлар буклетлар таратты, Урыссу бистәсендә яшәүчеләр арасында юл хәрәкәте иминлеге турында аңлату әңгәмәләре үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International