Ютазы районы башлыгы Р.М. Нуриевның «Соңгы кыңгырау" мәктәп бәйрәме  белән тәбрикләве

2019 елның 24 мае, җомга

Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары, педагоглар, әти-әниләр!

Барлык Ютазы муниципаль район Советы депутатлары һәм шәхсән үз исемемнән сезне онытылмас «Соңгы кыңгырау" мәктәп бәйрәме  белән котлыйм!

Соңгы тапкыр яңгыраган мәктәп кыңгыравы - һәр  чыгарылыш укучысы өчен дулкынландыргыч мизгелләр, ул балачакның тәмамлануын һәм зур, мөстәкыйль юлның башлануын хәбәр итә. Быел Ютазы районында соңгы кыңгырау 206 - тугызынчы һәм 76 - унберенче сыйныф укучысы өчен чыңлаячак.

Мәктәпне тәмамлау - һәр кеше тормышында әһәмиятле чор. Сез барыгыз да, кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары, олы тормыш юлы башында  торасыз. Алда - һөнәр сайлау һәм киләчәк язмышны билгеләү өчен җаваплы чор. Мәктәп елларында сез бәяләп бетергесез байлык - белем тупладыгыз.  Ышанам - сезнең һәрберегез уку елларында тупланган белемнәрен һәм сәләтләрен файдаланырга мөмкинлек, билгеләнгән максатка китерәчәк юлны табар. Сезгә зур өметләр баглыйбыз, чөнки безнең районның, Татарстан Республикасының, Россиянең киләчәге нәкъ менә сезгә бәйле.

Бу көнне аерым рәхмәт сүзләрен укытучыларга җиткерәсе килә. Сез белем биреп кенә калмыйсыз, илебезнең киләчәк буынын тәрбиялисез. Күп кырлы хезмәтегез һәм сайлаган эшегезгә тугрылык белән хезмәт итүегез өчен сезгә чын күңелдән рәхмәт белдерәбез.

"Соңгы кыңгырау» бәйрәме ата-аналарда да аеруча дулкынлану һәм куаныч хисләре уята. Мәхәббәтегез, кайгыртучан һәм сабыр булуыгыз өчен сезгә балаларыгызның уңышлары бүләк булып кайтсын.

Ә без, әлбәттә, сезне, хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары, үзебезнең районда көтеп калабыз. Район икътисадын үстерү өчен кече ватаныгызга әйләнеп кайтыгыз!

Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Сезгә билгеләнгән планнарыгызны тормышка ашыруда уңышлар, сәламәтлек, бәхет телим! Хәерле сәгатьтә!

Р.М. Нуриев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International