Район терлекчеләре осталыкта ярышты

2019 елның 24 мае, җомга

Бүген Тукай исемендәге җәмгыять җәйләвендә район авыл хуҗалыгы формированиеләрендә эшләүче иң оста һәм тырыш савымчылар һәм ясалма орлыкландыру технологлары ярыш мәйданында очрашты.

Бәйгегә җыелган терлекчеләрне район башлыгы Рөстәм Нуриев сәламләде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Аяз Шафигуллин бәйге шартлары белән таныштырды. Гадәттәгечә, машина белән саву операторларының да, осеменаторларның да эш көне теоретик өлештән башланды – алар сорауларга җавап тотып, имтихан тотты. Сыерны саву һәм капландыру технологиясе, эшнең сыйфаты – болар барысы да бәйге җиңүчеләрен билгеләгәндә төп рольне уйнады. Ә инде пьедесталның мактаулы баскычларына күтәрелгән алдынгылар исеме белән газета битләрендә танышырга мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International