Урыссуда Александр Сергеевич Пушкинның туган көнен билгеләп уздылар

2019 елның 11 июне, сишәмбе

   Ел саен 6 июньдә Пушкин көне, ә бөтен дөньяда - Халыкара рус теле көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәмне иҗтимагый элемтәләр буенча төп гомуми белем бирү мәктәбе департаменты оештырды. БМО мәгълүматларына караганда, планетада яшәүче 250 миллионга якын кеше рус телен белә.

   Шуны да әйтергә кирәк, 2011 елда Россия Президенты ел саен 6 июньдә Рус теле көнен бәйрәм итү турындагы Указга кул куйды.

   Бу көн Рус теле өчен гаять мөһим.  Нәкъ менә 6 июньдә рус язучысы- Александр Сергеевич Пушкин туган, шуңа күрә аның туган көнен рус теле Көне итәргә карар кылынды. Чөнки Пушкин-ул безнең барыбыз да.

    Бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның әдәби иҗаты безне гомер буе озата бара.  Аның әсәрләре төрле яшьтәге, диндәге, милләттәге кешеләрне берләштерә, дөньяның дистәләгән теленә тәрҗемә ителә.

       Бүген, 6 июнь көнне, район мәгариф бүлеге шагыйрь, драматург, язучы А. С. Пушкинның тууына 220 ел тулуга багышланган чара үткәрде.

    Кояшлы һава торышы, шагыйрьнең бюстын сурәтләүче яшел яфраклар -барысы да бәйрәм атмосферасы тудырды. Бәйрәмгә районның мәгариф оешмалары укучылары, рус теле һәм әдәбияты укытучылары, педагогик хезмәт ветераннары, әти-әниләр җыелды.

    Урыссудагы 3 санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары бөек шагыйрьнең танылган шигырьләрен тәкъдим иттеләр:

«Пушкин» - Гайнуллин Тимур, «…Подруга дней моих суровых …»Гатауллина Руфина, «В поле чистом серебрится» -Полякова Ксения, «Я памятник себе воздвиг нерукотворный…» - Нагайцева Дарья, «Унылая пора» - Глушков Олег,   «Евгений Онегин» романыннан сәхнәгә Евгений Онегин – Королев Артем, Татьяна Ларина – Быкова Полина чыктылар. Театр инсценировкаларының муниципаль этабында җиңүчеләр, Кече Урыссу мәктәбе укучылары  «Дубровский» әсәре буенча өзек күрсәттеләр.

    Район мәгариф бүлеге методисты Хәбибуллина С. Р. барлык катнашучыларны бәйрәм белән котлады, чыгыш ахырында А. С. Пушкин әсәрләре буенча үткәрелгән инсценировкалар муниципаль бәйгесендә, «Тере классика» Бөтенроссия бәйгесенең район этабында катнашучыларны, призерларны һәм җиңүчеләрне бүләкләде.

    Урыссудагы 2 санлы мәктәп ветераны, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Воробьева Валентина Михайловна, үзенең чыгышында аның иҗатының әһәмиятен чагылдырып, бөек шагыйрьгә хөрмәт белдерде.

Рус теле һәм әдәбияты укытучылары Оксана Низамиева һәм Наилә Вәгыйзова әзерләгән әлеге бәйрәм сценариеясын аылп баручылар Әмир Гатиатуллин һәм Елизавета Воробьева үтемле, эчтәлекле итеп чыгыш ясадылар. Балалар шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

    Нәкъ менә шундый чаралар балаларны һәм яшүсмерләрне Александр Сергеевич Пушкинның иҗади мирасына җәлеп итүгә, рус мәдәниятенә мәхәббәт формалаштыруга, шәхеснең эстетик принципларын һәм идеалларын үстерү чаралары буларак сәнгать потенциалын ачуга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International