Бәйрәкә авылында яңа мәчетнең нигез ташы салынды

2019 елның 19 июне, чәршәмбе

Бәйрәкә авылында тарихи вакыйга булды - Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында яңа мәчет нигезенең ташы салынды.

Чарада күп санлы Бәйрәкә халкы белән беррәттән, район авылларыннан җыелган имамнар да катнашты. Аларны ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде. Кунак районның дини тормышында актив катнашкан өчен район башлыгы Рөстәм Нуриевка Татарстан Диния нәзарәтенең рәхмәт хатын тапшырды. “АгроМир” җәмгыяте җитәкчесе Сирин Галиев нигез ташы салынган урында бик матур мәчет пәйда булачагына ышандырды.

Тантананың иң дулкынландыргыч мизгеле җитте. Мөселманнарның тәкъбир авазы астында район җитәкчелеге һәм башкала кунаклары яңа мәчет ташын ачты.

Алар “Гобәйдия” музеена сәяхәт кылды. Иске зиратта сакланып калган элекке каберлекләрдә дога кылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International