Бөтенроссия “Добрая Дорога Детства” газетасының методик рекомендацияләре ярдәмендә яшь хәрәкәт инспекторлары балаларга һәм аларның әти-әниләренә юл кагыйдәләре буенча белемнәрен яңартырга ярдәм иттеләр.
Бүгенге көндә яшьләр арасында велосипедта йөрү популяр чараларның берсе булып тора. Автоинспекторлар һәм аларның яшь ярдәмчеләре ике көпчәкле транспортны сату һәм прокатка алу урыннарында велосипедта йөргән вакытта саклану чараларын куллануның әһәмияте турында әңгәмәләр һәм мастер–класслар үткәрделәр. Бөтенроссия “Добрая Дорога Детства ” газетасының мәгълүмати материаллары ярдәмендә, акциядә катнашучыларга транспорт йөри торган юлны велосипедта ничек итеп аркылы чыгарга, шулай ук нинди сигналлар ярдәмендә үзеңнең уңга яки сулга борылырга, яисә бөтенләй тукталырга ниятләвеңне хәбәр итәргә мөмкин булуын аңлаттылар. ЮХИДИ хезмәткәрләре егылганда җәрәхәтләнү куркынычын сизелерлек киметәчәк аксессуарларны куллануга игътибар юнәлтте. Тәүлекнең караңгы вакытында яктылык кайтаручы элементларны мәҗбүри куллану турында искә төшерделәр. Чара ахырында яшь хәрәкәт инспекторлары һәр катнашучыга Бөтенроссия «Добрая Дорога Детства» газетасының яңа санын һәм яктылык кайтаручы элемент бүләк иттеләр.