Ютазы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең авыл җирлекләре белән эшләү буенча урынбасары Закуан Ильясов районның авыл җирлекләре башлыклары белән бергә А. Вафауллин крестьян фермер хуҗалыгында булды

18 июль 2019 ел., пәнҗешәмбе

Башта 250 башка исәпләнгән яңа терлекчелек комплексы төзелеше белән таныштылар. Бозаулар асрау биналарын карадылар, яшь терлекләр һәм сыерларның туклану рационын, аларны тоту шартларын өйрәнделәр, авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин ителгәнлек дәрәҗәсен белделәр.

Экскурсия кызыклы булды һәм күп нәрсәне өйрәнергә ярдәм итте. Бу – яңа эш башлаучы яшь фермерлар үсеше өчен яхшы үрнәк

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования