Сайлаучылар игътибарына !

2 август 2019 ел., җомга

2019 елның 24 июленнән Ютазы районы территориясендә алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауларда хәзер булу урыны буенча тавыш бирү өчен сайлаучылардан гаризалар кабул итү пунктлары үз эшен башлаячак.

Димәк, теләсә кайсы сайлаучы, ул кайда гына булмасын, үзе өчен уңайлы сайлау участогында тавыш бирә алачак. Беренче чиратта бу бер урында теркәлгән, икенче урында яшәүче кешеләргә кирәк. Моның өчен сайлаучы, алдан ук, урнашу урыны буенча сайлаучылар исемлегенә кертү турында гариза бирә ала.

Моны түбәндәге вакытларда эшләргә була:

Шәхсән, 24 июльдән 04 сентябрьгә кадәр - территориаль сайлау комиссияләре биналарында, КФҮ аша яки онлайн (Дәүләт хезмәтләре порталы аша);

28 августтан 3 сентябрьгә кадәр теләсә кайсы сайлау участогына мөрәҗәгать итәргә мөмкин;

04 сентябрьдән 07 сентябрьгә кадәр сайлаучының яшәү урыны буенча теркәү узган сайлау участогында гына махсус гариза рәсмиләштерергә мөмкин.

2019 елның 8 сентябрендә алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауларда катнашу урыны буенча сайлаучыларны сайлаучылар исемлегенә кертү турында гаризаларны Татарстан Республикасында КФҮ ДБУның Ютазы филиалы түбәндәге адрес буенча кабул итә: Урыссу штб, шагыйрь Сирин ур., 35йорт. Түбәндәге эш графигы буенча: дүшәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, шимбә - 8 сәгатьтән 18 сәгатькәчә, сишәмбе - 8 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр, җомга - 7дән 17 сәгатьткәчә. Гаризалар 2019 елның 24 июленнән 2019 елның 4 сентябренә кадәр кабул ителә.

Гариза бирүчеләр - тавыш бирү көненә 18 яшькә җиткән Россия Федерациясе гражданнары (2001 елның 8 сентябрендә һәм элегрәк туган )Татарстан Республикасы территориясендә яшәү урыны буенча теркәлгән гражданнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования