Туган ягым – оҗмах мисалы

2019 елның 16 августы, җомга

Иске Каразиректә мәдәният хезмәткәрләре һәм "Ак калфак" клубы әгъзалары, шулай ук "Балтамар" эзтабарлар төркеме авыл читендәге сулыклар буенча экологик рейд үткәрделәр.

Борынгы бабаларыбыз авылыбызга нигезне никадәр уңышлы салганнар: янәшәдә юл, ә авыл читен төрле яктан колачлап, Ык елгасы, Бәйрәкә елгасы ага, күлләр, шунда ук кечкенә урманнар бар. Безнең максат - Иске Каразирек авылында туып-үскән, Подгорный бистәсендә дә торган рәссам Гәрәй Солтан улы Килдияров картиналарында ерак 70нче елларда тасвирланган урыннарны табу иде. Аның картиналары очраклы рәвештә туган авылына эләкте. Безгә аның берничә картинасын "Техснаб» базасы бетерелгәндә сатып алырга мөмкин булды. Аларны клубта элеп куйгач, авылдашыбыз Ирина Антонова туган якларын таныды, шул вакыттан соң без эзләнү эшләрен башладык, авторны эзләп таптык. Ул безнең авылда туып үскән рәссам Килдияров булып чыкты. Шундый күренекле кешеләрнең ул вакытта яшәгәнен һәм картиналарның туган авылыбызга әйләнеп кайтуын белгәч, куаныч һәм горурлыгыбызның чиге булмады. Ярты гасыр узган, ландшафт та үзгәргән, әмма туган җир барыбер таныла. Без балалар белән буяулар һәм мольберт белән табигатькә чыгып, үзебезнең оҗмахка тиң урыннарны тасвирлап карарга карар иттек.

Рейдыбыз юлында без балалар белән ботаклар белән тулган ярларны чистарттык, физик хезмәттән соң тамак ялгап алырга карар иттек, гитарада уйнарга, яраткан төркемнәрнең поход һәм популяр җырларын җырларга булдык. Китапханәче Флүзә Карипова "Үләнче" конкурсы һәм викторинасы үткәрде. Балалар күзләренә ташланган кыр чәчәкләренең исемнәрен атарга тиеш булдылар. Сокланырлык, Илгиз Хәйбуллин барлык үләннәрнең дә диярлек исемнәрен белә булып чыкты, ул әбисе белән урманга еш йөри икән. Аннан соң, туйганчы йөгерешеп, уйнап, кире өйләребезгә кайтырга булдык. Юлыбызның ахыры авылыбызның башы булып чыкты.

Элеккеге дуңгыз фермасындагы тәртипсезлекне күреп, барыбызның да кәефләре кырылды, балалар да авыл башында һәм юл янында ни өчен фермалар төзегәннәр икән, дигән сораулар бирде. Без, өлкәннәргә, узып китүчеләр безнең колхозның нинди бай булуын күрсен өчен диюдән, ул вакытта колхоз рәисе Талипов Айрат Нурислам улы дип өстәүдән башка бер чара да калмады. Ул дәүләт, авыл һәм кешеләр өчен бик күп эш башкарды. Ул чакта безнең "Байкал" колхозы миллионер, иң яхшыларның берсе иде. Авыл кешеләре , шул исәптән балалар да, үз каһарманнарын белсен.

 

Шуннан соң бу җимерекләр урынында ниләр төзергә мөмкин булуы турында фараз итәргә керештек. Кемдер аквапарк ясарга кирәк, диде, кемнеңдер "Пятерочка" кибете булуын күрәсе килде, аннары ясалма күл ясау идеясен барысы да хуплады, аның тирә-ягына агачлар утыртырга кирәк дип таптылар. Барысы да шатланышып алкышладылар, кемдер: «Күчмә кошлар да тукталышны безнең күлдә ясар», - дип өстәде.

Әлбәттә, бу хыяллар гына, шулай да кайчагында хыяллар чынга аша. Бәлки әле якын киләчәктә безнең күркәм авылыбыз яныннан үтеп баручыларны җимерек биналар түгел, авылыбызга исем биргән зирек агачлары каршылар. Ни өчен карамы? Чөнки авыл урынында бөтен бер урман булган, аксакаллар сөйләвенчә, аны сәүдәгәр Попов юк иткән, ул зирек агачларын яндырган, фарфор фабрикасы төзеткән. Бу да документаль тикшерүне таләп иткән аерым вакыйга. Шулай итеп, безнең эзтабарлар отряды өчен тикшерелмәгән кызыклы проектлар бар әле.

Гөлмира Сарайкина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International