Ютазы муниципаль районы террорчылыкка каршы комиссиясенең чираттагы утырышы узды

23 август 2019 ел., җомга

«Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге» МКУ начальнигы Г. М. Гыйлаҗеваның мәгариф объектларының янгын куркынычсызлыгы һәм террорчылыкка каршы сакланганлыгы торышы һәм яңа уку елына әзерлек турында чыгышы тыңланды; Россия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча бүлеге начальнигы Р. Т. Ногоманов - Республика көнен, Белем көнен, Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлаулар, муниципаль сайлауларны үткәргәндә куркынычсызлыкны тәэмин итү, Ютазы муниципаль районы Ютазы авыл җирлеге башлыгы Г. Г. Сафиуллина Ютазы авыл җирлеге территориясендә террорчылыкны, экстремизмны профилактикалау һәм дини оешмалар һәм җирлеккә яшәргә килүчеләр белән эшләү хакында чыгыш ясады; Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы вазыйфаларын башкаручы Р.М. Мансуров - Ютазы муниципаль районы территориясендә «Имин шәһәр» АПК видекүзәтү системасы эше, Ютазы районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе К. М. Вәлиев, сайлау кампаниясе чорында куркынычсызлык чараларын тәэмин итү буенча территориаль сайлау комиссиясе, участок сайлау комиссияләре эшен оештыру турында чыгыш тоттылар.

Р.М. Нуриев Республика көнен, Белем көнен уздырганда, сайлаулар вакытында куркынычсызлык чараларын көчәйтүгә басым ясады. Төп бурычлар булып түбәндәгеләр билгеләнде: гражданнарыбызның тормышын һәм иминлеген саклап калу, гадәттән тыш хәлләрне булдырмау буенча барлык кирәкле чараларны күрү. Районның барлык хезмәтләре җитәкчеләренә бурычлар билгеләнде. Шулай ук ул район халкы белән тагын да тыгызрак эшләү зарурлыгына, бигрәк тә килгән халыкны социаль-иҗтимагый чараларга җәлеп итүгә игътибар юнәлтелде.

Районның террорчылыкка каршы комиссиясенең җаваплы сәркатибе А. А. Саматова әзерләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования