Матур җылы көннәрдә Димтамак авыл җирлегендә урам бәйрәме үткәрелде

2019 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

Үзара салым хисабына җыелган акчага Димтамак авылындагы Матросов урамы һәм Алабакүл авылында Үзәк урамдагы күпфатирлы йорт ишегалды асфальтланган. Бу бәйрәм авыл җирлеге башлыгы Илгиз Сәләмовның һәм шушы авыл халкының уртак тырышлыгы белән оештырылды. Котлау сүзләре белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ильясов Закуан һәм авылларда яшәүчеләр чыгыш ясады, алар «Төзекләндерү» МУП директоры Камалдинов Илшатка башкарылган эшләр өчен рәхмәт белдерде. Авыл мәдәният йортлары һәм клублары хезмәткәрләре тарафыннан конкурслар һәм биюләр, балалар өчен “зур” курчаклар чыгышы, концерт номерлары әзерләнгән иде. Соңыннан олысы да, кечесе дә, телеңне йотарлык пироглардан һәм чәк-чәк-бавырсаклардан сыгылып торган өстәл артыннан урын алды.

Мондый ишегалды бәйрәмнәре - авыл тормышының якты мизгелләре булып тора, шулай ук бөтен җирлек халкы белән шатлык-куаныч уртаклашу, үзеңә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә яхшы кәеф тудыру урыны да!!!

Шакирова Ф., җирлекләр белән эшләү бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International