Каразирек гаиләләренә – азыклата ярдәм

2019 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

Күптән түгел Иске Каразирек авыл җирлегендә чыккан янгын аркасында дүрт шәхси ярдәмче хуҗалык зыян күрде.

Ихаталарда урнаштырылган салам һәм печән төргәкләре янып, яраксыз хәлгә килде. Янгыннан зыян күргән Фатыйх Вәлкәев, Марат Кашапов, Таһир Солтанов, Зәйтүн Нәбиев гаиләләренә тарлек азыгы запасы булдыруда “Нәбиуллин”, “Гафиятов” фермер хуҗалыклары зур ярдәм күрсәтте. Шулай ук  “Халатян” КФД да кулдан килгән кадәр булышырга вәгъда итте, дип хәбәр итте район башкарма комитеты җитәкчесенең авыл җирлекләре белән эшләү буенча урынбасары Закуан Ильясов.

Ильмира ГАЛИЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International