Кәрәкәшле клубында – түгәрәк өстәл

2019 елның 16 сентябре, дүшәмбе

Кәрәкәшле мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Һәр һөнәр мактаулы” дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында очрашу уздырган.

Татарстан Республикасының атказанган ветеринария табибы Гәүһәр Хикмәтулла кызы Галимова белән 6-9 сыйныф укучылары очрашты. Авыл хуҗалыгы ветераны Гәүһәр апа үзенең хезмәт һәм тормыш юллары турында бик кызыклы итеп сөйләде. Китапханәдә «Туган ягым һөнәрле як” дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләнде. "Һөнәр дөньясында” дигән презентация ярдәмендә викторина үткәрдек, дип хәбәр итте авыл китапханәчесе Ирина Әхмәтова.

Ильмира ГАЛИЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International