Урыссулы Ефим Порфирьевич Семенов хәрәкәттән бәрәкәт таба

2019 елның 18 сентябре, чәршәмбе

Урыссулы Ефим Порфирьевич Семеновка һич кенә дә табигый яшен бирергә мөмкин түгел – бүген 90 яшен тутырган тыл хезмәтчәне бакча тота, машина руле артына утырып, ерак шәһәрләргә еш барып кайта... Ефим Порфирьевич Семенов Башкортстанның Бишбүләк районы Черновка авылында дөньяга килә. Мәктәпне тәмамлаган егет урта-техник белем ала һәм утыз дүрт ел “Волго-Энерго-монтаж” оешмасында монтажчы булып эшли.

- 1957 елда Урыссу ГРЭСын төзүне тәмамлагач, Зәй шәһәрендә шундый ук электр станциясен тергездек. Әлеге юнәлештә Яр Чаллы, Түбән Кама, Казан, Оренбург, Салават шәһәрләрендә эшләргә туры килде, - дип искә ала юбиляр хезмәт елларын.

Тыл хезмәтчәне Ефим Порфирьевич Семеновны олуг юбилее белән район социаль яклау бүлеге начальнигы Зәрия Рәшитова тәбрик итте. Юбиляр район җитәкчелеге исеменнән кыйммәтле бүләк һәм РФ Президенты Владимир Путиннан котлау хаты кабул итте.

Ильмира ГАЛИЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International