Татарстаннан «АгроНТИ-2019» Бөтенроссия конкурсында җиңүче үз эшләрен Мәскәүдә “Алтын көз” күргәзмәсендә күрсәтәчәк

2019 елның 8 октябре, сишәмбе

10 октябрьдә «АгроНТИ-2019» Бөтенроссия  конкурсы финалистлары  үз  эшләрен “Алтын көз” күргәзмәсендә  күрсәтәчәкләр.   Мәскәүгә конкурста  катнашкан Татарстан  укучысы  да  бара. 

Искәртеп  узабыз,  2019 елның  1  апреленнән  Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  һәм Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы ярдәмендә  Аграр югары  уку йортлары  ассоциациясе  белән  берлектә  Инновацияләргә  ярдәм  итү  фонды  тарафыннан  игълан ителгән  «АгроНТИ-2019» Бөтенроссия  конкурсы старт алган  иде.     Конкурсның читтән  торып  катнашу  этапларында  18 мең авыл мәктәп укучылары  катнашты,  шул  исәптән Татарстан  Республикасыннан  3463 катнашучы  булды,   ә 9 аграр югары  уку  йортлары  мәйданчыкларында  узган     төбәк  этапларында  1800 укучы  катнашты. 

 Конкурсның  финал  этаплары  ике  мәйданчыкта  узды:     Әлмәт шәһәрендә   29 - 31 августта һәм  Белгород шәһәрендә 5 - 6 сентябрьдә.    Нәтиҗәдә, Татарстаннан   3 катнашучы  җиңүче дип  танылды:   Максим Волков -   «Агророботлар» юнәлеше  буенча, Владислав Былинцев -   «Агрокоптерлар»  юнәлеше  буенча һәм  Әдилә Габдрахманова -  «Агрометео» юнәлеше  буенча – ул  үз  яше категориясендә   1 нче  урынны  алды.   Шулай  ук  финалда  Кемерово, Волгоград, Новосибирск һәм  Саратовтан  укучылар  үзләрен  бик  яхшы  күрсәттеләр. 

Барлык  яшь категорияләре  һәм  юнәлешләр  буенча  беренче  урыннарны  алган  катнашучылар    үз эшләрен  «Алтын көз - 2019»  Россия  агросәнәгать күргәзмәсендә  күрсәтәчәкләр.   Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы 10  октябрьдә 16.00 сәгатьтә ВДНХда  яшь катнашучыларны  хупларга    чакыра  (75 павильон, зал А). 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International