Ютазы ветеринарлары республика дәрәҗәсендә билгеләп үтелде

2019 елның 14 октябре, дүшәмбе

Бүген Ютазы районы хакимиятендә узган атналык оператив киңәшмәдә лаеклыларны бүләкләделәр.

Татарстан Республикасы Ветеринария хезмәте системасында намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгының Рәхмәт хаты белән түбәндәгеләр бүләкләнде:  «Таң» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең ясалма орлыкландыру операторы Гөлмәрьям Гыймаева һәм «Ютазы район дәүләт ветеринария берләшмәсе» дәүләт бюджет учреждениесенең Урыссу ветеринария участогы мөдире Марина Гофман.

Көн тәртибенә шулай ук берничә актуаль мәсьәлә куелган иде. Ютазы муниципаль районының цифрлы телевидениегә күчүгә әзерлеге турында Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Равил Шәрипов сөйләде. Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең 2019 елның 9 аенда эшчәнлеге турында киңәшмәдә катнашкан район бүлекчәләре җитәкчеләренә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең җаваплы секретаре Наилә Шуматбаева сөйләде.

Каралган мәсьәләләр арасында Эчке эшләр министрлыгы линиясе буенча оператив торыш, янгын часте, легаль булмаган алкоголь продукциясен ачыклау буенча район буенча оператив хәлне җиткерү, Урыссу үзәк район хастаханәсе буенча атналык мәгълүмат, салым бурычларын бетерү, административ комиссия тарафыннан штрафлар салу, опека һәм попечительлек буенча эшне оештыру турында мәгълүмат, авыл җирлекләрендә вакцинация һәм ясалма орлыкландыру барышы турында мәгълүмат һәм башкалар бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International