Татарстанда йөкле хатыннарны электрон мониторинглау системасы эшли башлаячак

2019 елның 23 октябре, чәршәмбе

Татарстан тулысынча электрон рецептларга күчәчәк һәм бердәм лаборатор системаны гамәлгә кертәчәк.

Татарстанда йөкле хатыннарны электрон мониторинглау системасы гамәлгә кертеләчәк һәм электрон рецептлар бирә башлаячаклар. ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы системаның мөмкинлекләрен киңәйтүне таләп итә. Аерым алганда, йөкле хатыннарны мониторинглауны гамәлгә ашыру, тулысынча электрон рецептларга күчү, бердәм лаборатор системаны гамәлгә кертү, федераль хезмәтләр порталында «Минем сәламәтлек» шәхси кабинеты өчен мәгълүматларны формалаштырырга һәм җибәрергә өйрәнү бурычы тора», - диде ведомство башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International