Тугрылык һәм гаделлек көне

8 ноябрь 2019 ел., җомга

10 ноябрь – Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне һәм календарьдагы бу датаны без илле елдан артык билгеләп узабыз. Әлеге дәвер эчендә ул ничек кенә итеп үз исемен үзгәртмәсен, әмма асылы аның үзгәрмәде – без бу көнне халкыбыз тынычлыгы һәм җәмгыять иминлеге сагында торучы кыю йөрәкле кешеләргә ихлас рәхмәт сүзләре җиткерәбез! Хөрмәтле полиция хезмәткәрләре, ветераннар, сезне чын күңелдән каһарманлык һәм намуслылык бәйрәме белән котлыйм! Гражданнарны тыныч тормыш белән тәэмин итү, аларның мәнфәгатьләре сагында тору, гаделсезлек белән көрәш алып бару, әлбәттә, үз-үзеңне аямыйча хезмәт итүне, үз антыңа тугры, шул ук вакытта, кешелеклек сыйфатларына ия булуны таләп итә. Аеруча бүгенге тормышта, төрле милләт һәм дин ияләре арасында аңлашу һәм татулык тудыру, ришвәтчелек һәм коррупция кебек яман күренешләр тамыр җәйгән чорда, дәүләт һәм җәмгыять иминлеге сагында тору икеләтә зур җаваплылык, зирәклелек, фидакарьлек таләп итә. Һәркайсыгызга нык сәламәтлек, бәхет, тыныч гомер, яңа казанышлар, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның игътибарын һәм кайгыртуын тоеп яшәвегезне телим.

Аяз ШАФИГУЛЛИН, район Башкарма комитеты җитәкчесе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования