Иң яхшы полицейскийлар бүләкләнде

8 ноябрь 2019 ел., җомга

Бүген Ютазы районы буенча РФ Эчке эшләр министрлыгы бүлеге хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп узды.

Хезмәттәшләрен полиция бүлеге начальнигы подполковник Марат Сибагатов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Самонина тәбрик итте.  Тантанада званиеләре буенча югары баскычка күтәрелгән полиция хезмәткәрләре яңа погоннар, үз хезмәтләрендә югары уңышларга ирешкән һөнәрманнар Татарстан Республикасы һәм Ютазы районы башлыгы бүләкләрен кабул итте. Алар арасында полициянең өлкән лейтенаты Айваз Зияров, полиция капитаннары Айдар Нурисламов һәм Сирень Мотыйгуллина, полиция лейтенанты Рөстәм Кәтиев һәм башкалар.

Ильмира ГАЛИЕВА

Фото: http://yutazy.ru/photo/nagrazhdeny-luchshie-politseyskie

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования