Ютазы районында яңа полиция җитәкчесе

2019 елның 15 ноябре, җомга

Ютазы районында эчке эшләр бүлеге начальнигы итеп Евгений Клещевников билгеләнде.

2019 елның 14 ноябрендә Ютазы районына эшлекле визит белән килгән ТР эчке эшләр министры Артем Хохорин Ютазы районы буенча РФ Эчке эшләр бүлегенең шәхси составына яңа начальник итеп Евгений Клещевниковны тәкъдим итте. Моңа кадәр ул Минзәлә районы эчке эшләр бүлеген җитәкләгән. Хезмәт юлын җинаятьләрне эзәрлекләү оперуполномченные булып башлаган хезмәттәшенә Артем Валерьевич Ютазы районы буенча эчке эшләр бүлегендә яңа казанышлар теләде, узган елга караганда, күрсәткечләр берникадәр түбән булган билгеле юнәлешләрдә хезмәт эшчәнлеген яхшырту бурычын йөкләде.

Сүз алган район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин, киләчәктә дә халык иминлеге хакына тынычлык хакына хезмәт итүдә полиция бүлегенең яңа начальнигы Евгений Клещевников белән уртак тел табып эшләргә өмет баглавын белдерде. Бу көнгә кадәр район эчке эшләр бүлеге белән җитәкчелек иткән Марат Сибагатовка озак еллар намуслы хезмәте өчен район башлыгының мактау грамотасын тапшырды.

Илмира ГАЛИЕВА автор фотосы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International