Чкалов урамындагы 28 һәм 30, Куйбышев урамындагы 8 санлы йортлар ишек аллары да киләсе елда президент программасы буенча төзекләндереләчәк.
Тик биредә яшәүче кайбер кешеләр: “Безгә тротуар кирәкми, аны кайда төземәк кирәк? Ишек алдында болай да борылыр урын юк”, - дип белдерде. Әмма программада каралган һәр пункт үтәлергә тиеш – алар асфальт юл, тротуар, ясалма яктылык, автотукталыш, уен яисә спорт мәйданчыгы, эскәмияләр, урналар... “Киресенчә булганда, без башкарган эшне республика кабул итмәячәк”, - дип тагын бер кат аңлатты район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин. Димәк, халык тиешле хезмәт вәкилләре белән берлектә үз ишек алды территориясендә кайда нәрсә урнаштыру планын бергәләп сызачак.
Илмира ГАЛИЕВА