Ютазы район башлыгы урынбасары итеп Зөлфия Әгълиева сайланды

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе

Бүген район хакимиятенең утырышлар залында узган өченче чакырылыш Татарстан Республикасы Ютазы район советының 29 утырышында район советы депутатлары район башлыгы урынбасары итеп Бәйрәкәтамак авыл җирлегенең элеккеге башлыгы Зөлфия Әгълиеваны сайлады.

Район советы сессиясенә кадәр Әбсәләм сайлау округы депутаты Илһам Сафин рәислегендәге Законлылык, регламент һәм авыл җирлекләре советлары белән үзара хезмәттәшлек буенча даими комиссия әгъзалары түбәндәге мәсьәләләр буенча утырыш үткәрде:

1нче санлы Бәйрәкәтамак сайлау округы депутаты Зөлфия Әгълиеваны Ютазы район советы составыннан чакыртып алу турында; 5нче санлы Подгорный сайлау округы депутаты Равил Шәйгардановны Ютазы район советы составыннан чакыртып алу турында; Ютазы районы Бәйрәкәтамак авыл җирлеге вәкиле, 1нче санлы Бәйрәкәтамак сайлау округы депутаты Зөлфия Әгълиеваны ТР Ютазы район советы составына кабул итү турында; район советы депутаты вазифасыннан азат ителгән (даими булмаган) нигездә Ютазы районы башлыгы урынбасары вазифаларын башкаручы Сәгадәтулла Төхбәтуллинны бу вазифадан азат итү турында; Ютазы районы башлыгы урынбасарын азат ителгән (даими) нигездә сайлау турында.

Барлык мәсьәләләр буенча даими комиссия әгъзалары тиешле карарлар кабул итте. Алар депутатлар һәм чакырылган җитәкчеләр тарафыннан өченче чакырылыш ТР Ютазы район советының 29нчы утырышына чыгарылды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Илнур Ямалнеев катнашты.

Югарыда телгә алынган сораулар буенча район советы депутатларына Ютазы район советының юридик бүлеге начальнигы Руслан Якупов тагын бер мәгълүмат бирде һәм депутатлар бертавыштан карарлар кабул итте.

Илмира ГАЛИЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International