Агымдагы елның 1 октябренә Ютазы районының барлык торак пунктларында адреслы хуҗалыкның торышы тикшерелде.
Халык санын алуга әзерләнүнең мөһим этабы булып мәгълүмат базасын-йортларның адреслары исемлеген булдыру тора.
Район торак пунктларында регистраторлар тарафыннан урам исемнәре һәм йортлардагы номер билгеләре җитмәү ачыкланды.
Авыл җирлекләре адреслы хуҗалыкта тәртип урнаштыра башлады, үз көчләре белән җитмәүче һәм аншлагларны алыштыруны таләп итүче җайланмалар куялар.
Исәпкә алу персоналының әзерлек чорында һәм халык санын алуны уздырганда эшне төгәл оештыруы күп очракта торак пунктларның адреслы хуҗалыгы торышына бәйле.